Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Соңгы кыңгырау бәйрәме һәм чыгарылыш кичәләре көннәре билгеле

Татарстан мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәмнәрен 22 һәм 23 майда, ә чыгарылыш кичәләрен 23 июньнән соң үткәрергә киңәш ителә. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Ата-аналар катнашындагы «Соңгы кыңгырау» бәйрәмен үткәрү Татарстан мәктәпләрендә өстенлекле рәвештә 22-23 майда узачак. Чыгарылыш кичәләрен 23 июньнән соң, иминлек чараларын, шул исәптән янгынга каршы чараларны үтәп, уздырырга киңәш ителә», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Ведомствода күпчелек мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләренең 23-24 июньдә узачагын да ачыклап үттеләр. Укытучы һәм остаз елында чыгарылыш кичәләре 20 майда узачак онлайн-эфир белән башланып китәчәк. Аңа Россиянең барлык мәктәпләре дә кушыла ала.

Моннан тыш, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «Җиңүләр марафоны: рәхмәт, укытучы!» дигән зур акция уздырачак. Акция барышында бер ай дәвамында укучылар һәм ата-аналар министрлыкның «ВКонтакте»социаль челтәрендәге рәсми төркемендә мәктәп еллары, укытучылары һәм остазлары турында постлар һәм видеороликлар урнаштыра алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев