Рудник урта мәктәбенең яңа җиңүе
Мәгариф

Рудник урта мәктәбенең яңа җиңүе

30 мартта Буада “Иң шәп вожатый-2022” республика конкурсының финал этабы булып узды.

Чарада безнең район данын Рудник мәктәбе укучысы Софья Захарова яклады. Ул бәйгедә икенче урынны яулады.

-Софьяны чын күңелдән котлыйбыз, һәрвакыт актив һәм креатив булып калуын телибез! Син булдырасың, - дип яза Рудник мәктәбе директоры Гөлүсә Хәсәнова.

Софьяга диплом һәм электрон товар кибетләре челтәреннән товар сатып алу өчен бүләк картасы тапшырылган.

Аңа кадәр Тенештән тагын бер хәбәр килгән иде – Рудник урта мәктәбе укытучысы Лилия Гайнуллина “Туган тел” Бөтенроссия туган тел һәм әдәбият укытучылары бәйгесендә призер булган. Аңа дипломны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырган.   

 


Нет комментариев