Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Олимпиада призерлары булдылар

Җиңүчеләргә тантаналы шартларда Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Казан шәһәренең «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә республика олимпиадалары җиңүчеләрен һәм призерларын, шулай ук интеллектуаль ярышларда республикабыз данын яклаган укучыларны әзерләгән педагогларны һәм остазларны бүләкләү тантанасы булды.

Чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, 2023 елда җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча Татарстан алдынгылар өчлегенә кергән һәм бу берничә ел дәвамында үзгәрешсез кала. Татарстан Республикасы буенча мәктәп укучыларының фән олимпиадаларында катнашучылар саны арту тенденциясе белем бирү оешмалары тарафыннан интеллектуаль эшчәнлек белән шөгыльләнүгә кызыксынуның ел саен арта баруын күрсәтә.

Кама Тамагы районы укучылары да моңа мисал. Кама Тамагы кадет интернат мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Дарья Островидова – кадет мәктәпләре укучылары арасында җәмгыять белеме буенча узган «Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» республика олимпиадасы җиңүчесе, укытучысы –  Светлана Әхмәдиева.

Затон урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Вероника Козина тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы призеры, остазы – Александр Сорокин.

Район газетасы битләрендә укучыларыбызның уңышлары турында даими рәвештә язабыз. Кама Тамагы районы балаларының елдан-ел төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда һәм ярышларда уңышларга ирешүе сөендерә. Әлбәттә, бу балаларның һәм укытучыларның зур хезмәте нәтиҗәсе.

2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Бу елда уздырыла торган чаралар укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Тантаналы шартларда җиңүчеләребезгә һәм аларның педагогларына Рәхмәт хатлары тапшырылды. Укучыларны һәм аларның остазларын котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев