Өч остаз Кырымга барачак
Бу көздә Кырымда узачак белем бирү слетында катнашу өчен «Беренчеләр хәрәкәте» остазларын конкурс буенча сайлап алу тәмамланды.
Сайлап алу нәтиҗәләре буенча 200 кеше сәфәр белән бүләкләнде, алар арасында Красновидово мәктәбе остазы Екатерина Букушкина, Затон мәктәбе остазы Светлана Эскаева һәм Кама Тамагы мәктәбе остазы Ләйсән Кәримуллина да бар.
«Беренчеләр хәрәкәте» остазлары - команданың мөһим өлеше: алар балаларга ярдәм итәләр, юнәлеш бирәләр, тәҗрибәләре һәм белемнәре белән уртаклашалар, аларны социаль әһәмияткә ия эшчәнлеккә җәлеп итәләр һәм шәхси үрнәкләре белән рухландыралар. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән быел иң яхшы остазлар Кырым Республикасына белем бирү слетына барачак.
Бу – уку да, ял да, һәм, нигездә, республика остазлары бергәлеген ныгытуга юнәлдерелгән мотивлаштыручы программа да. Катнашучыларның тәҗрибә уртаклашу, квалификацияләрен күтәрү һәм яңа белемнәр алу мөмкинлеге булачак, бу, һичшиксез, аларның киләчәктә яшьләр белән эшләвенә уңай йогынты ясаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев