Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит

Ел саен уку елы башланыр алдыннан татарстанлылар аз керемле гаиләләрдән булган балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм итә. Акция уналтынчы тапкыр уза һәм елдан-ел үз масштабларын арттыра.

Мәсәлән, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе әлеге акция кысаларында Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә мәктәп кирәк-яраклары җибәрәчәк. Бу шәһәрләрдә яшәүче 1-11 сыйныф укучыларына портфель һәм уку әсбапларыннан гыйбарәт булган комплектлар биреләчәк.

Безнең районда да уку елы алдыннан хәйрия акциясе игълан ителде. Җитәкчеләрнең киңәйтелгән киңәшмәсендә дә бу турыда сүз барды.

Җыелган акчаны яки комплектланган әзер биштәрләрне мәгариф идарәсенә тапшырырга мөмкин. Акциягә мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Энҗе Гыйниятова җитәкчелек итә, белешмәләр өчен телефон 2-10-94.

- Исемлеккә барлыгы 37 беренче сыйныф укучысы кертелгән, аларга биштәрләр җыярга ниятлибез, - диде Энҗе Ирек кызы. - РФ Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин Кама Тамагында яшәүче гаиләнең беренче сыйныфка барачак балаларына өч биштәр тапшырды инде. Максим Анатольевич шулай ук аз керемле бер гаиләнең балаларын яңа уку елына җыендырырга ярдәм итте – алтынчы сыйныф укучысы өчен биштәр комплектлады һәм мәктәпкәчә яшьтәге ике бала өчен киемнәр кибетеннән акчалата сертификат тапшырды. Рудник урта мәктәбенең беренче сыйныф укучыларына тагын биш биштәррне «Кама Тамагы гипс руднигы» АҖ коллективы әзерли. Традиция буенча, беренче сыйныф укучыларына РУЭС хезмәт коллективы да биш биштәр тапшырырга планлаштыра. Шуңа күрә башка оешмаларга мәктәпкә 24 беренче сыйныф укучысын әзерлисе кала.

Биштәрне үзләре комплектларга теләүчеләр өчен https://kamskoe-ustie.ru/ сайтында кирәкле канцелярия әсбаплары исемлеге китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев