27 сентябрьдә Гомумроссия мәгариф профсоюзының туган көне билгеләп үтелә.
Нәкъ менә шушы көнне 1990 елда РСФСР халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының оештыру съезды узды, ә 1992 елның 6 февралендә профсоюз Россия Федерациясе халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы дип үзгәртелде.
Профсоюз бөтен ил буйлап – Калининградтан алып Владивостокка кадәр йөзләрчә мең белгечне берләштерә, һәм, әлбәттә инде, бу һөнәри сафта районыбызның мәгариф хезмәткәрләре дә бар. Без Гомумроссия мәгариф профсоюзының Кама Тамагы территориаль оешмасы җитәкчесе Светлана Эскаевага районда педагогларның социаль‑хезмәт хокукларын яклауның, аларга ярдәм итүнең ничек алып барылуын һәм уртак тырышлык белән бу тармак өчен мөһим мәсьәләләрнең ничек хәл ителүе турындагы сорау белән мөрәҗәгать иттек.
«Педагог һөнәре – ул эш кенә түгел, ул гаять зур фидакарьлек таләп итә торган хезмәт, - дип билгеләп үтә Светлана Олеговна. - Янәшәдә көчне сакларга, хокукларны якларга ярдәм итүче һәм вакытында яхшы сүз белән теләктәшлек белдерүче таяныч булу бигрәк тә кадерле. Гомумроссия мәгариф профсоюзының территориаль оешмасы районыбыз мәгариф хезмәткәрләре өчен шундый таяныч булып тора».
Бердәмлек көче
Бүген Кама Тамагы ТО составында 454 кешене берләштергән 18 беренчел профсоюз оешмасы бар. Профсоюз әгъзалыгы-93,1 %. Мондый югары күрсәткеч педагогларның профсоюзга ышанулары һәм анда үз мәнфәгатьләрен чын яклаучы итеп күрүләре турында сөйли. Светлана Эскаева җитәкчелегендә коллективлар, хакимият органнары һәм республика үзәге белән системалы эш алып барыла, һәм профсоюз формаль гына түгел, ярдәмнең тере механизмы булып тора: биредә хокукый консультациядән алып ялга юлламага кадәр.
Эшли торган гарантияләр
"Районда коллектив килешүләрдә беркетелгән киңәйтелгән социаль гарантияләр гамәлдә, - дип дәвам итә безнең сөйләшүне Светлана Олеговна. - Иң кирәкле чараларның берсе - «Әниләр көне»: 16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче әниләргә айга бер түләүле ял бирелә. Ә Рудник мәктәбендә тагын да алга киткәннәр һәм «Әтиләр көне»н керткәннәр — күп балалы әтиләр өчен каникул вакытында кварталга бер түләүле көн. Бу ташламалар гына түгел, ә педагогка үз эшенең чын профессионалы гына түгел, ә кайгыртучан ата-ана да булырга өлгерергә кирәклеген тану.
Әгәр педагог гаиләсендә фаҗига килеп чыкса һәм ул якын кешесен югалтса, профсоюз әгъзасына база оклады түләнә – бу иң авыр вакытта сизелерлек ярдәм».
Ял һәм көч туплау
«Педагог сыйфатлы эшли алсын өчен, аңа сыйфатлы ял итәргә кирәк. Моның өчен профсоюзда программаларның тулы бер линейкасы эшли: «Ял көне туры» - җомгадан якшәмбегә кадәр педагоглар «Васильевский», «Ливадия», «Жемчужина» шифаханәләрендә ял итәләр, сәламәтләндерү процедуралары үтәләр һәм яңа көч туплап эшкә кайталар; «Профсоюздан юллама» – шифаханәләргә арзан бәядән юлламалар, ә профсоюз әгъзаларының гаиләләре өчен 20% ташлама каралган; «Ана һәм бала» - үсешләрендә үзенчәлекләр булган балаларны тәрбияләүче ата-аналар бала белән бергә ял итү һәм сәламәтләнү өчен шифаханәгә юллама алырга мөмкин.
Яңа проект — гаилә кыйммәтләре турында
«Быел профсоюзның республика оешмасы мәктәпкәчә белем бирү елына багышланган «Әниле-кызлы» проектын башлап җибәрде. Ул балалар бакчаларында бергә эшләүче һәм профсоюзда теркәлгән әниләргә һәм кызларга адреслана. Проект дәвамчанлыкның, гаилә белән профессиональ элемтәләрнең һәм үзара ярдәмләшүнең кыйммәтен ассызыклый.
Яшьләргә ярдәм
"Профсоюзда яшь белгечләргә аерым игътибар бирелә. Ел саен аларны республика педагогика мәктәбенә җибәрәләр, анда алар заманча алымнарны үзләштерәләр һәм фикердәшләр табалар. Быел 1 сентябрь алдыннан районның яшь педагоглары профсоюз рәисе белән бергә «Чайка» сәламәтләндерү лагере базасында «ритмнар гармониясе: педагогик ресурсларны тулыландыру сәнгате» семинарында катнаштылар. Очрашуның мөһим өлеше В.И.Ульянов исемендәге Ульяновск дәүләт педагогика университеты экспертлары белән әңгәмә булды. Мондый очрашулар яшь укытучыларга һөнәрләрен киңрәк күрергә, үсешнең яңа нокталарын табарга һәм фикердәшләре барлыгын тоярга ярдәм итә".
Игътибар билгеләре күңелне җылыта
«Кайвакыт ярдәм – масштаблы проект түгел, ә кечкенә, ләкин бик кирәкле игътибар билгесе. Ел саен профсоюз беренче сыйныф укучыларына — профсоюз әгъзаларының балаларына канцелярия җыелмалары бүләк итә. Бу күңелгә хуш килә торган ишарә: ул педагогларның гаиләләре турында баланың мәктәптәге беренче көннәреннән үк хәтерләүләрен күрсәтә. Ә Яңа ел алдыннан профсоюз әгъзалары азык-төлек җыелмаларын алалар. Бу матди ярдәм генә түгел, ә һәр педагогны бәяләү һәм аның турында кайгырту билгесе».
Тану һәм үстерү
«Узган ел район «Коллектив килешү. Көч нәрсәдә?» республика проектында актив катнашты. Анда районның 5 мәгариф оешмасы бар иде, ә татар мәктәбе зона бәйгесендә район исеменнән чыгыш ясады. Барлык катнашучыларга район оешмасыннан профсоюз комплименты һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мондый проектлар коллектив килешүләрне камилләштерергә һәм аларны коллективлар өчен максималь файдалы итәргә ярдәм итә».
Нет комментариев