Көз изге эшләрдән башланды
Уку елы башланганга ике атна гына булса да укучылар шактый конкурслар һәм акцияләрдә катнашырга өлгерде. Олы Кариле мәктәбендә "Көзге игелек атнасы" берничә чара белән билгеләп үтелде. 8-11 сыйныф укучылары Балтач авылында яшәүче өлкән яшьтәге Әминә Нәбиуллина янында булдылар. Өен һәм ишек алдын җыештырдылар. Укытучы Римма Гыймадиева кыйммәтле дәвалануга мохтаҗ булган...
Уку елы башланганга ике атна гына булса да укучылар шактый конкурслар һәм акцияләрдә катнашырга өлгерде. Олы Кариле мәктәбендә "Көзге игелек атнасы" берничә чара белән билгеләп үтелде. 8-11 сыйныф укучылары Балтач авылында яшәүче өлкән яшьтәге Әминә Нәбиуллина янында булдылар. Өен һәм ишек алдын җыештырдылар. Укытучы Римма Гыймадиева кыйммәтле дәвалануга мохтаҗ булган балага ярдәм итү өчен "Игелек" сүзе белән SМS җибәрде. Кечкенә һәм урта сыйныф укучылары "Башкаларга ярдәм ит" акциясендә катнашты. Алар авыр тормыш шартларында яшәүче гаиләдән ике укучыга канцелярия товарлары җыйды.
Бу хакта безгә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәсимә Нотфуллина хәбәр итте.
-Болардан тыш мәктәптә финанс грамоталыгы дәресе үтте, -диде Рәсимә Хәлил кызы.- Аны җәмгыять белеме укытучысы Рөстәм Гыйлметдинов үткәрде. Ул һәркем өчен кызыклы һәм файдалы булды.
-"Экстремизмга - юк" акциясе кысаларында Бесланны искә алдык, -ди укытучы Сәкинә Гареева. - Куркынычсызлык темасы буенча түгәрәк өстәл оештырылды, ТР МЧС министры Рафис Хәбибуллин мәктәпкә 20 янгын сүндергеч бүләк итте.
-Пәнҗешәмбе 1-11сыйныфларда класс сәгатьләрендә төрле формаларда "Без тынычлык өчен" темасы буенча чаралар булды,- диде укытучы Лилия Гареева. -Изге эшкә барыбыз да берьюлы кушылдык,-дип йомгак ясады укытучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев