5 августта балалар мәчеткә килделәр, анда алар өчен махсус программа әзерләнгән иде.
- Әлегә 15 бала гына килде, әмма аларның саны көннән-көн арта бара, - ди балалар һәм яшүсмерләр өчен җәйге лагерьны оештыручыларның берсе Рәфыйка Хәйруллина.
- Бу очрашулар вакытында алар нәрсә белән шөгыльләнәчәк?
- Балалар татар халкының дин нигезләре, гореф-гадәтләре белән танышалар. Без җәмгыятьтә һәм гаиләдә үз-үзеңне тоту этикасы турында сөйлибез.
- Дәресләр нинди телдә уза?
- Дәресләр фәкать татар телендә алып барыла һәм танып белү уеннары белән аралашып бара.
- Бу дәресләрне кем үткәрә?
- Безнең үтенечләргә колак салалар. Дәресләрне Кама Тамагы урта мәктәбенең татар теле укытучысы Раушания Хәйруллина үткәрә, аңа укытучы Тәнзилә Миңнегалиева ярдәм итә. Укытуда остаз Мөнирә абыстай Хәлилуллина зур роль уйный. Мин дә татар телен белүгә басым ясап ярдәм итәм. Һәр көн балаларга сүзлек запасын арттыру өчен берничә татар сүзе өйрәтәбез.
Шулай ук иганәчеләр ярдәме белән балалар өчен чәй табыны оештырыла, бәйгеләр уза, аларда җиңгән өчен балаларга бүләкләр бирелә.
- Иң мөһиме, балалар татарча сөйләшәләр, телефоннарда утырмыйлар, үз халкының тарихын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнәләр, - диде Рәфыйка Исмәгыйль кызы.
Нет комментариев