Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кама Тамагында «Җиңү диктанты» акциясе узды

Кичә районда яшәүчеләр Кама Тамагы урта мәктәбендә узган «Җиңү диктанты» акциясендә катнашты.

Бу Бөтенроссия тарихи акциясе Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышланган.  Җиңү диктанты беренче тапкыр 2019 елның 7 маенда уздырылды. Акция 24 дәүләттә, шул исәптән Россиядә дә узды, анда 150 меңнән артык кеше катнашты. Узган ел 77 илдән 1,5 миллион кеше катнашты. 

Безнең районда акциядә катнашырга теләүчеләр Кама Тамагы урта мәктәбенә җыелды, мәктәпнең моның өчен мәйданчык бирүе беренче тапкыр гына түгел.

Диктантта катнашучыларны мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нурзия Җиһаншина һәм район хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе Владимир Сороковнин сәламләде.

- Мондый акцияләр яшьләрне патриотик тәрбияләүгә, Ватанны саклауга юнәлдерелгән. Тарих дәресләре турында тарихи көннәрдә генә түгел, ә һәрвакыт истә тотарга кирәк, - дип билгеләп үтте Владимир Сороковнин.

Аннары укучылар һәм педагоглар иҗади номерлар белән чыгыш ясады.

Кабинетта барысы да әзер иде. Диктант язучыларның төп өлеше – югары сыйныф укучылары узган ел да биремнәрне тиз һәм дөрес үтәделәр һәм бу яктан оперативрак булдылар. Алар белән бергә парта артына өлкән буын вәкилләре дә утырды.

Биремнәр арасында язучылар, рәссамнар, скульпторларның сугыш темасына багышланган эшләре, Бөек Ватан сугышының истәлекле даталары һәм вакыйгалары, тыл хезмәтчәннәренең казанышлары, сугыш геройлары, вакыйгалар хронологиясе һәм башка сораулар бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев