Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кама Тамагы «В.П.Муравьев исемендәге Затон урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары һәм укытучылары “Мин татарча сөйләшәм” республикакүләм бәйге-акциясендә актив катнаштылар

Халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшергә өйрәтү юнәлешендә, заманча мәгълүмати технологияләр кулланып, төрле чаралар үткәрелде. Бәйге "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасын" тормышка ашыру максатларында оештырылды. Акция кысаларында мәктәптә "Туган җирем - Татарстан", "Җырлыйбыз да, биибез дә"...

Халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшергә өйрәтү юнәлешендә, заманча мәгълүмати технологияләр кулланып, төрле чаралар үткәрелде.


Бәйге "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасын" тормышка ашыру максатларында оештырылды.

Акция кысаларында мәктәптә "Туган җирем - Татарстан", "Җырлыйбыз да, биибез дә" дип аталган интеллектуаль һәм күңел ачу конкурслары, "Минем яраткан геройларым" дип аталган рәсем конкурсы үткәрелде, укучылар җәмәгать урыннарында (даруханәдә, кибетләрдә) булдылар, урамда очраган кешеләр белән әңгәмә кордылар, Затон бистәсендә яшәүчеләрне татар телендә күбрәк сөйләшергә һәм аралашырга өндәп, "Татарча синең беренче 150 сүзең" дип аталган буклетлар тараттылар.

Шулай ук социаль челтәрдә "Мин татарча сөйләшәм" төркеме ачылды (https://vk.com/club115119648 ) һәм "Татарча сөйләшим, дисәң" дип аталган шәхси сайт булдырылды (http://icuxovewot.jimdo.com/ ). Бу чаралар "Мин татарча сөйләшәм, әйдә, син дә татарча сөйләш", девизы нигезендә алып барылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев