Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кама Тамагы татар урта мәктәбендә ел саен хәйрия ярминкәсе үткәрү традициягә әйләнде

Бу уку елын педагоглар һәм укучылар игелекле эшләрдән башлады. Узган җомга көнне актлар залы гөрләп торды - берәүләр сатты, икенчеләре алды: камыр ризыклары, күптөрле кайнатмалар, ябылган салатлар, бал һәм кулдан бәйләнгән әйберләр бик тиз үз хуҗаларын тапты. - Ата-аналарга зур рәхмәт, - ди мәктәп директоры Альберт Мифтахов. - Һәрвакыт булышырга...

Бу уку елын педагоглар һәм укучылар игелекле эшләрдән башлады. Узган җомга көнне актлар залы гөрләп торды - берәүләр сатты, икенчеләре алды: камыр ризыклары, күптөрле кайнатмалар, ябылган салатлар, бал һәм кулдан бәйләнгән әйберләр бик тиз үз хуҗаларын тапты.
- Ата-аналарга зур рәхмәт, - ди мәктәп директоры Альберт Мифтахов. - Һәрвакыт булышырга әзерләр. Алар ярдәме белән ел саен безнең хәйрия ярминкәсе бик бай уза.
Альберт Вакыйф улы сүзләренә караганда, җыелган акча татар мәктәбендә укучы инвалид, аз керемле гаиләдән булган балаларга бәйрәмнәрдә бүләкләр алуга тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев