Кама Тамагы районы Затон урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә татар теле атналыгы гөрләп узды + фото
Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу? - Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан һәрбер сыйныф өчен кызыклы чаралар үткәрелде. Укучылар бу чараларда бик теләп катнаштылар. "Без бергә" исемле әдәби-музыкаль кичә аеруча җанлы узды. Рус балаларының татар телендә бик матур итеп...
Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!
Нәрсәдән бу? - Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан һәрбер сыйныф өчен кызыклы чаралар үткәрелде. Укучылар бу чараларда бик теләп катнаштылар. "Без бергә" исемле әдәби-музыкаль кичә аеруча җанлы узды. Рус балаларының татар телендә бик матур итеп җырлавы, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләве, әлбәттә, игътибарга лаек. Бөек шагыйребез - Г.Тукайның "Туган тел" җырын укучылар татар, рус һәм инглиз телендә башкардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев