Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кадетларыбыз иң яхшылар исемлегендә

Кама Тамагы кадет интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр әдәби иҗат конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр һәм бәйге дипломантлары булдылар.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казанның 175 нче гимназиясе оештырган «Игелек чикләре» I Республика әдәби иҗат конкурсында белем бирү оешмаларыннан барлыгы 718 укучы катнашты.

Кадетлар сөйләгәнчә, конкурс дистанцион рәвештә үткән, катнашучылар педагоглар белән бергә үз чыгышларының видеосын төшереп, оештыручыларга җибәргәннәр, ә компетентлы жюри аларны бәяләгән.

Безнең укучылар матур парад формасында сугыш турында шигырьләрне сәнгатьле итеп укыган һәм судьяларның югары бәясенә лаек булган.

Дарья Островидова «Инглиз телендә шигырьләр» номинациясендә чыгыш ясап, икенче урынны алган.

 “Рус телендә шигырьләр” номинациясендә Артём Лыкин һәм Никита Сидоров икенче урынны, Анжелика Әхәтова өченче урынны яулаган.

Анжелика – иң яшь катнашучы, ул кадет мәктәбендә беренче ел укый, 5 сыйныфны тәмамлый. Күптән әдәбият белән мавыга, шигырьләр ярата. Конкурс өчен ул һәрвакыт җиңү яулаучы, көчле Россия турында патриотик рухтагы шигырь укыган. «Әдәбият, математика һәм рус теле – яраткан фәннәрем, бу минем камерага беренче генә чыгышым түгел, әлбәттә, дулкынландыргыч,  призлы урын алуыма бик шатмын», - диде Анжелика. Ул шулай ук кадет мәктәбендә яратып укуы,  өстәмә физик йөкләнешне уңышлы башкаруын билгеләп үтте.

Дарья Островидова 7 сыйныфта укый, 90 нан артык укучысы булган кадет мәктәбендә белем алучы 12 кызның берсе ул. Дарья инглиз телен бик ярата, педагогы Наталья Денисова. Дарья өстәмә рәвештә күп шөгыльләнә. Ул инглиз телендә шигырь сөйләде һәм: «Бу хәзерге заманда кешеләргә хәтта уйланырга һәм ял итәргә тукталып алырга да вакыт җитмәве турындагы шигырь...», - дип билгеләп үтте. Даша инде 3 ел кадет мәктәбендә укый һәм үзенең киләчәген гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хезмәт итү белән бәйләргә тели.

Никита Сидоров 10 нчы сыйныф укучысы, Казаннан килгән, биредә 6 нчы сыйныфтан башлап укый. Ул даими һәм уңышлы рәвештә иҗади конкурсларда катнаша. «Шигырьләр һәм гомумән китаплар укырга яратам, әдәби конкурсларда катнашу миңа кызык», - ди Никита. Әлбәттә, мәктәптә аның яраткан фәне – әдәбият, ә киләчәктә ул хәрби югары уку йортына керергә җыена.

Артем Лыкин еш кына төрле конкурсларда җиңүгә ирешә, күптәннән һәм җитди рәвештә шигърият һәм тарих белән мавыга. Без еш кына район газетасы битләрендә аның казанышлары турында язабыз. Кадет янә әдәби конкурс призеры булды. Балачактан ук ул кадет мәктәбендә укырга хыялланган һәм 6 нчы сыйныфта аның теләге тормышка аша. Артем мәктәпне тәмамлаганнан соң кайсы уку йортын сайларга икәнен әлегә хәл итмәгән, һичшиксез, чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтәргә тели, һава-десант гаскәрләренә эләгү турында хыяллана һәм үз максатына омтыла. Июнь аенда ул инде өченче тапкыр парашют белән сикерергә планлаштыра, югарыдан җиргә  төшүне һәм парашют белән очышны берни белән дә чагыштырып булмый, бу бик якты һәм көчле хис-кичерешләр, дип уртаклашты ул.

Ә без балаларга алга куйган максатларга ирешүдә, иҗатта уңышлар һәм, әлбәттә, яңа җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев