Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Иртәгә Җиңү диктанты акциясе узачак

24 апрельдә, масштаблы «Җиңү диктанты» халыкара акциясе уза, ул Россиянең барлык төбәкләрен һәм бөтен дөнья буйлап бик күп илләрне колачлый.

Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрегезне онлайн һәм турыдан-туры тикшерергә мөмкин.

 

Беренче тапкыр бу акция 2019 елда узды. Ул вакытта чарада 24 якын һәм ерак чит илдән 150 меңнән артык кеше катнашты. Чара зур уңышка иреште һәм бөтен дөнья буйлап кешеләрдә кызыксыну уятты. Шуңа күрә оештыручылар аны ел саен уздырырга карар кылды. Алты ел эчендә проект аудиториясе 18 тапкыр артты.

Ел саен «Җиңү диктанты» өчен сораулар төзегәндә оештыручылар 1941-1945 еллар вакыйгаларына яңа басым ясыйлар. Бу юлы диктант мәсьәләләрендә Бөек Ватан сугышы башлануга 85 ел тулу һәм Җиңү маршалы Георгий Жуковның тууына 130 ел тулу темалары чагылыш табачак. Кызыл Армиянең сугыш хәрәкәтләренә, ленд-лизга, сугыш хәрәкәтләре театрына, дипломатларның эшчәнлегенә игътибар итегез.

Безнең районда ачык мәйданчыклар Кама Тамагы һәм Красновидоводан башка барлык мәктәпләрдә дә эшләячәк.

Үзәк мәйданчык - Кама Тамагы татар мәктәбе, анда чара алдыннан зур булмаган концерт узачак. Бирегә диктантта катнашучыларны сәгать 10.30 га чакыралар. Башка мәйданчыкларда катнашучыларны 11.30 да көтәләр. Акция башланганчы аларга теркәлергә һәм тестлар алырга, үзләре белән паспорт алып килергә кирәк.

Теләгән кеше акциядә онлайн катнаша ала. Акцияне уздыру көнендә диктантпобеда.рф сайтында тест узу мөмкинлеге булачак. Моның өчен сайтта теркәлергә, Россияне сайларга һәм үз мәйданчыгыңны табарга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев