Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Иннополиста хыяллар чынга аша

Агымдагы елның 9 июнендә Татарстанның яңа шәһәре Иннополисны ачу тантанасы булды. Киләчәк шәһәрдә икътисад югары технологияле индустриягә нигезләнгән, яшәү, белем алу, дөнья стандартларына туры килерлек иң яхшы профессиональ үсеш өчен уникаль инфраструктура барлыкка китерелгән. Шәһәрнең нигезе булып Иннополис университеты тора, ул мәгариф һәм заманча мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге яңа өйрәнүләр буенча...

Агымдагы елның 9 июнендә Татарстанның яңа шәһәре Иннополисны ачу тантанасы булды.

Киләчәк шәһәрдә икътисад югары технологияле индустриягә нигезләнгән, яшәү, белем алу, дөнья стандартларына туры килерлек иң яхшы профессиональ үсеш өчен уникаль инфраструктура барлыкка китерелгән. Шәһәрнең нигезе булып Иннополис университеты тора, ул мәгариф һәм заманча мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге яңа өйрәнүләр буенча махсуслашкан. Бу уку йортында Кама Тамагы мәктәбен 2011 елда тәмамлаган Диана Дәүләтшина да укый. Аның мисалы фән белән кызыксынучы, карьера үсешенә омтылышлары булган яшьләрнең үз мөмкинлекләрен чынга ашырып, ил өчен файдалы була алуларына ныклы дәлил. Чынлап та, тырышлык куймыйча уңышка ирешеп булмый.

- Диана, Иннопополис нәрсәдән гыйбарәт, сөйләп кит әле.

- Иннополис - көн дә үзгәреп торучы гаҗәеп шәһәр. Шундый кыска вакыт эчендә яшәү өчен җитәрлек дәрәҗәдә инфраструктурасы булган шәһәр төзелүен 3 ел элек әле күз алдына китерүе дә авыр иде. Ул хәзер дә чәчәк атуын дәвам итә. Әгәр дә сез Иннополиска барып, бер айдан яңадан анда әйләнеп килсәгез, шул вакыт эчендә дә шәһәрнең шактый үзгәрергә өлгерүен күрерсез. Шулай да Иннополисның үзенчәлеге - аның кешеләрендә. Биредә Россиядән һәм башка төбәкләрдән дә иң акыллы кешеләр җыелган. Мондый җәмгыятьтә яшәгәндә үзеңнең үсеш юлларыңны аермачык күрәсең , авырлыклар белән очрашканда һәрвакыт ярдәм итүче табылачагын беләсең. Иннополис яңа үрләргә канатландыручы шәһәр ул.

- Мондагы уку башка ВУЗлардагы укудан нәрсәсе белән аерыла?

- Укуны монда җиңел дип әйтеп булмый, мәгариф программасы стандарт түгел.Чит ил партнер университетлары белән тәҗрибә уртаклашырга, студентлар алмашу буенча бер семестр чит илдә укырга була. Индивидуаль һәм команда белән дә бик күп мөстәкыйль эшләр каралган. Миңа иң ошаганы- укытучыларның уку процессына мөнәсәбәте. Алар һәр студентның материалны яхшы үзләштерүен генә түгел, аның белән чын-чынлап кызыксынуын да телиләр. Болар өчен мин укытучыларыма бик рәхмәтле. Уку монда инглиз телендә бара. Шулай ук университетның сәясәте дә кызыклы. Студентлар эшләмәсеннәр, бар көчләрен, вакытларын укуга гына багышласыннар өчен Иннополис зур күләмле стипендияләр тәкъдим итә.

- Син ничек бу престижлы уку йорты студенты булып киттең?

- Быел мин тәрҗемәчелек буенча КАИ каршындагы колледжны тәмамладым. Иннополис университеты бакалавриатының 3-4курсларына керү өчен сайлап алу турларында катнашып карарга булдым. Беренче тур читтән торып ике тест тапшырудан гыйбарәт, аларны уңышлы үтсәң, икенче турга чакыралар. Иннополиска билет алу белән сайлап алу турларын үтү өчен көчемнән килгәннең барысын да эшләргә тырыштым.

Икенче тур Иннополисның үзендә узды. Көн тәртибе шулкадәр тыгыз иде, ярты сәгатьлек тәнәфескә вакыт көчкә табылды. Тур үз эченә инглиз телендә профессорлар белән әңгәмәләрне, берничә тест, төнгә бирелгән өй эшен, олимпиаданы һәм психологлар белән уеннарны алган иде. Дөресен әйткәндә , без бик арыган идек, ләкин болар юкка булмады. Турдан соң бер атна вакыт узгач, нәтиҗәләр килде. Уңай җавап миндә аңлатып булмаслык хисләр ташкыны уятты, чөнки Иннополис нәкъ мин булырга теләгән җир.

- Укудан буш вакытларың ничек үтә?

- Буш вакытта монда төрле шөгыль табарга була. Хәзерге вакытта студентлар тарафыннан теләгән темалар буенча түгәрәкләр һәм клублар оештырылган. Төрле телләрне, әйтик, кытай яки япон телләрен өйрәнергә, "Нәрсә? Кайда? Ничек?" уены уйнарга яки роботларны хәрәкәткә китерергә була. Актив ял итәргә теләгән очракта, сәгать 7.00 дән 23.00 кадәр эшләүче бушлай спорткомплекс бар, анда 2 минут эчендә барып җитәргә була.

- Сезнең бу укуыгыз киләчәктә нәрсә бирәчәк?

- Ике елдан соң магистратура. Уку барышында Иннополис студентлар алмашы буенча чит илнең партнер университетларының берсендә белем алу мөмкинлеге бирә. Укып бетергәч, эшкә урнашу гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев