“Иң яхшы билингваль балалар бакчасы”
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" грантын раслау буенча республика конкурсы үткәрү турынада"гы боерыгы нигезендә балаларны ТР дәүләт телләренә өйрәтү буенча ДООның иң яхшы укытучыларын ачыклау һәм кызыксындыру максатында мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмалары арасында "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика конкурсы үткәрелде. Республика буенча конкурста барлык...
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" грантын раслау буенча республика конкурсы үткәрү турынада"гы боерыгы нигезендә балаларны ТР дәүләт телләренә өйрәтү буенча ДООның иң яхшы укытучыларын ачыклау һәм кызыксындыру максатында мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмалары арасында "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика конкурсы үткәрелде.
Республика буенча конкурста барлык муниципаль районнардан 102 мәктәпкәчә яшьтәге оешма катнашты. 20 майда республика эксперт комиссиясе районыбызга килеп "Салават күпере" балалар бакчасында балалар белән эшләүне, балаларның татар һәм рус телләрен белүенең программа таләпләренә туры килүен, рус телле тәрбиячеләрнең татар телен белүләрен бәяләде. Республика конкурсы йомгаклары буенча "Салават күпере" балалар бакчасы "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика конкурсында җиңүче - грант алды.
Гөлназ Мингазиева, мәгариф идарәсе методисты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев