Гомуми белем бирү мәктәпләренең педагог-психологлары һәм укытучылары өчен семинар-тренинг үтте
9-10 ноябрьдә Казан шәһәренең "Росток" психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге белгечләре Кама Тамагы районы гомуми белем бирү мәктәпләренең педагог-психологлары һәм укытучылары өчен семинар-тренинг үткәрделәр.
Семинар «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Ахырда барлык катнашучылар квалификация күтәрү турында таныклык алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев