Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Кама Тамагында төрле чаралар үткәрелә

Алар барысы да яшь буын Тукай шигырьләрен белсен, аларның мәгънәсенә төшенсен өчен оештырыла, без тагын бер кат татар шагыйренең әсәрләрен карап чыктык, аның иҗаты белән хозурландык. Райондагы гомуми белем бирү мәктәпләренең барысында да апрель аенда шагыйрьгә багышланган сыйныф сәгатьләре, сыйныфтан тыш чаралар үткәрелде. Район мәгариф идарәсе укучылар арасында "Тукай диеп...

Алар барысы да яшь буын Тукай шигырьләрен белсен, аларның мәгънәсенә төшенсен өчен оештырыла, без тагын бер кат татар шагыйренең әсәрләрен карап чыктык, аның иҗаты белән хозурландык.


Райондагы гомуми белем бирү мәктәпләренең барысында да апрель аенда шагыйрьгә багышланган сыйныф сәгатьләре, сыйныфтан тыш чаралар үткәрелде. Район мәгариф идарәсе укучылар арасында "Тукай диеп яши бүген татар..." дип исемләнгән төбәкара иҗат эшләре бәйгесенең район этабын үткәрә.

20 апрельдә классикның 130 еллыгына багышланган "И туган тел, и матур тел..." дип аталган шигырь укучылар район конкурсы, 24 апрельдә Г.Тукай исемендәге шигырь укучыларның VI Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы була.

Шагыйрьнең шигырьләре буенча сәхнәләштерелгән тамашалар, Әхмәт Фәйзинең "Тукай" романны буенча конференция, Габдулла Тукайның иҗаты һәм тормышы буенча интерактив дисклар карау, шигырьләр уку, шагыйрь тормышы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе - укучылар өчен әнә шундый чаралар әзерләнә.

Мәктәпкәчә яшьтәге учреждениегә йөрүче балаларны да Г.Тукай әсәрләре белән таныштырачаклар.

Туфан Миңнуллин паркында Мәдәният бүлеге һәм мәгариф идарәсе оештырачак әдәби-музыкаль кичә барлык чараларга да йомгак булачак. Бирегә Габдулла Тукай әсәрләрен тыңларга теләгән һәркем чакырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев