Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Дәүләт хезмәтләре» сайтында югары уку йортларына документлар кабул ителә башлады

Дәүләт хезмәтләре порталында Россия югары уку йортларына документлар кабул итү хезмәте ачылды.

Биш югары уку йортын сайлап алып була һәм аларның һәрберсендә биш белгечлекне сайларга мөмкин, шул исәптән түләүле бүлеккә дә. Гариза бирү өчен расланган сәхифә (учетная запись) генә кирәк булачак.

«Быел сервиска 1022 югары уку йорты тоташтырылган инде. Түләүсез укуга керүчеләргә 25 июльгә кадәр, түләүле укуга 20 августтан да соңга калмыйча гариза бирергә кирәк», – диелә Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының Telegram–каналында басылган хәбәрендә.

Абитуриентларга шәхси кабинетыннан белем алу турында документлар, шәхси казанышлар, инвалидлык турында мәгълүмат сорарга кирәк, ул чакта аларны кулдан язарга һәм югары уку йортына гариза биргәндә оригиналлар белән расларга туры килмәячәк.

Аннары гариза тутырырга кирәк, белем, ташламалар һәм махсус хокуклар, укырга керергә теләгән һөнәрләр һәм уку формасы турында мәгълүмат күрсәтелә.

Конкурс исемлекләрендә абитуриентлар үз урыннарын реаль вакыт режимында күзәтә алачак. Моннан тыш, югары уку йортлары кабул итү турында боерыклар чыгаргач, шәхси кабинетка хәбәр киләчәк.

Түләүле бүлеккә кабул итү өчен югары уку йорты белән онлайн килешү дә төзергә мөмкин. Моның өчен «Госключ» кушымтасы (приложение) кирәк булачак.

Россия югары уку йортларына кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев