Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирек гасырга якын хезмәт итә

Фәрит Равилов чирек гасырга якын балаларга белем бирә.

Ул үзенең педагогик юлын тәҗрибәле остазы Илсур Кәримуллин җитәкчелегендә Олы Кариле мәктәбендә башлаган. 2011 елда эшен Кама Тамагы урта мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасары вазифасында дәвам итә.

Бу еллар эчендә ул, хезмәттәшләренә иҗади потенциалларын ачуда ярдәм итеп, тәҗрибәле остаз дәрәҗәсенә күтәрелә. Нәтиҗәдә мәктәпнең яшь педагоглары ел саен һөнәри конкурсларда призлы урыннар яулый.

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек буенча җаваплы администратор буларак, Фәрит Рәшит улы аттестациягә әзерләү һәм аны тапшыру буенча зур эш алып бара – район Дәүләт йомгаклау аттестациясенә үткәрүне оештыру буенча иң яхшы муниципалитетлар сафында.

Фәрит Рәшит улы мәктәпне мәгълүматлаштыру буенча эшне күзәтә, мәгълүмати технологияләр кулланып, укытуның яңа формаларын кертә. «Цифрлы гасыр мәктәбе» проектында уңышлы эш башкара.

Аның тырышлыгы белән мәктәп ике ел рәттән фәнни-техник иҗатны булдыру һәм үстерү өчен грант ярдәме алды, нәтиҗәдә мәктәптә «Автомодельләштерү», «Робототехника», «IT-модельләштерү» түгәрәкләре барлыкка килде.

Мәктәптә ел саен иҗади идеяләр фестивальләре үткәрелә, аларның идея оештыручысы – Фәрит Рәшит улы.

Фәрит Равиловка зур казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» билгесе тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев