Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Быел Кама Тамагы “Салават күпере” балалар бакчасында бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан актив эш башкарылды

Район үзәгендәге 1нче номерлы "Салават күпере" исемендәге балалар бакчасында туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, аны өйрәнү буенча максатчан эш алып барыла, төрле кичәләр үткәрелә. Быел бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан актив эш башкарылды. Февраль аенда ук "Шүрәледә кунакта" дип исемләнгән рәсемнәр һәм кул эшләре конкурсы булды. Бу чарада әти -...

Район үзәгендәге 1нче номерлы "Салават күпере" исемендәге балалар бакчасында туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, аны өйрәнү буенча максатчан эш алып барыла, төрле кичәләр үткәрелә. Быел бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан актив эш башкарылды.

Февраль аенда ук "Шүрәледә кунакта" дип исемләнгән рәсемнәр һәм кул эшләре конкурсы булды. Бу чарада әти - әниләр һәм балалар бик теләп катнашты. Апрель башында "Минем яраткан мультфильмым" дигән темага Г.Тукай әсәрләренә ясалган мультфильмнар буенча рәсем конкурсы игълан ителде,бу юлы да күпләр актив булды, чөнки һәр конкурс балаларның портфолиосына яңа мактау кәгазьләре өсти,балаларга сөенеч алып килә,алар әти-әниләре белән эшләгән эшләренең нәтиҗәсен күреп куана. Ул арада район буенча "И туган тел, и матур тел" дип исемләнгән Г.Тукай шигырьләрен оста итеп,сәнгатьле укучыларга конкурс булачагы турында хәбәр килеп иреште. Безнең бакчадан анда 12 бала катнашты. Шуларның өчесе призлы урыннар яулап, мактау кәгазе алды, калганнары актив катнашкан өчен бүләкләргә лаек булды. Балалар шатланып,сөенеп,зур тәэсирләр алып кайтты.
Без ел саен "Туган тел" бәйрәме уздырабыз. Ул 25 апрель көнне мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә узды. Балалар Г.Тукайның һәм башка бик күп шагыйрьләрнең шигырьләрен, җырларын, татар халкының җырлы уеннарын өйрәнделәр. Әлбәттә, монда әти-әниләр ярдәм итте. Бәйрәмдә балалар Г.Тукайның "Су анасы" әкиятен (Малай - Гыйлметдинов Азат, Су анасы - Яруллина Зәринә, Әни - Дәминова Азалия) һәм "Кәҗә белән Сарык" әкиятен (Кәҗә -Төхватуллин Шамил, Сарык - Галиуллин Данияр) сәхнәләштереп күрсәттеләр. Ә менә бәйрәмгә "Шүрәленең" (тәрбияче - Мурадимова А.) килүе, балаларны таң калдырды, куркытты... Ә инде Шүрәле алар белән уйнап, аларны мактап, күчтәнәчләр калдыргач, барысының да күңеле булды.Менә шулай сөекле шагыйребез Г.Тукайның 130 еллык юбилее,туган көне аның әкиятләре, шигырьләре, җырлары аша балалар күңелендә якты хатирә булып кереп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев