Быел Кама Тамагы район мәктәпләренең 11 сыйныфын - 87, 9 сыйныфын 172 укучы тәмамлый
Соңгы 5 елда уртача баллар анализы күрсәткәнчә, районда йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре тотрыклы. Бу мәгариф идарәсенең имтиханнарга әзерлек буенча эшне грамоталы төзегәнлеген аңлата. -Без виртуаль факультативлар, өйрәтү семинарлары - ресурс үзәкләре базасында БДИ һәм ТДИга әзерлек буенча укучыларның төрле төркемнәре өчен практикумнар, имтиханнарны алдан биреп карауны үткәрәбез, - ди мәгариф идарәсе...
Соңгы 5 елда уртача баллар анализы күрсәткәнчә, районда йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре тотрыклы. Бу мәгариф идарәсенең имтиханнарга әзерлек буенча эшне грамоталы төзегәнлеген аңлата.
-Без виртуаль факультативлар, өйрәтү семинарлары - ресурс үзәкләре базасында БДИ һәм ТДИга әзерлек буенча укучыларның төрле төркемнәре өчен практикумнар, имтиханнарны алдан биреп карауны үткәрәбез, - ди мәгариф идарәсе башлыгы Илшат Гомәров. - Аттестация нәтиҗәләрен исәпкә алып, предмет укытучыларының методик берләшмәсе планы төзелә. Утырышларда югары балл җыючы укучыларны әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашалар. Тәмте мәктәбендә химиядән Кама Тамагы мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты, Затон мәктәбендә математика, Кама Тамагы татар урта мәктәбендә физика, Рудник мәктәбендә биология, Сөйки мәктәбендә информатика, Иске Казиле мәктәбендә татар теленнән укучыларны ДЙАга әзерләү буенча ресурс үзәкләре оештырылды.
Методик ярдәм күрсәтү максатыннан без мәктәп эчендәге контрольне өйрәнәбез. Ел дәвамында район комиссиясе Рудник, Олы Салтык, Кирельский, Кама Тамагы татар мәктәбендә эшләде. БДИга сыйфатлы әзерлек максатыннан КФУ укытучылары белән бергә район укытучылары һәм укучылары өчен берничә семинар үткәрелде. Беренче очрашу 15 декабрьдә математика буенча, 19 гыйнварда рус теле буенча узды, 26 гыйнварда, 2 һәм 9 февральдә җәмгыять белеме, биология, химия, физика һәм тарих буенча консультацияләр булып узды.
Февральдә "БДИны "5"легә" һәм "Икелеләрсез БДИ" проектлары буенча бер төркем балаларны РЦМКОга алып бару оештырылды. Анда предмет буенча комиссия рәисләре математика һәм рус теленнән консультация үткәрде.
Алдан биреп карау тестларына әти-әниләрне дә чакырабыз, алар балаларының биремне ничек эшләүләрен һәм нәтиҗәләр ясаганны күзәтә ала. Мондый киңәйтелгән ата-аналар җыелышларында мәгариф идарәсе вәкилләре дә катнаша.
Чыгарылыш укучыларын йомгаклау аттестациясенә әзерләү барышында 11 һәм 9 сыйныф укучылары өчен 4 алдан биреп карау имтиханы уздырылды. Язгы каникуллар вакытында 11 сыйныфлар өчен математика, җәмгыять белеме, физика, биология, химия, инглиз теле буенча, 9 сыйныфлар өчен рус теле, математика, инглиз һәм татар телләре буенча сынау тестлаштыру узды.
БДИ һәм ТДИ тапшыру пункты булып Кама Тамагы урта мәктәбе билгеләнде, дәүләт чыгарылыш имтиханы Кама Тамагы татар урта мәктәбендә узачак. Апрельдә аттестация оештыруда катнашучы барлык педагоглар өйрәнү узды. Имтихан уздыру пунктының 8 аудиториясендә һәм штабта имтиханны онлайн режимда трансляцияләү өчен видеокамералар урнаштырылды. Төп дәүләт имтиханының да онлайн режимда узачагын исәпкә алып, тагын 6 аудиторияне җиһазларга кирәк.
Имтиханнарны бар таләпләргә туры китереп үткәрү өчен бер металлрамка һәм 9 сыйныфта чит телләр буенча имтиханны телдән уздыру өчен ике диктофон булдыру мөһим. Имтихан уздыру пунктлары эреләнү сәбәпле, кайбер предметлар буенча имтиханнарны укучылар Буа районындагы ИУПта тапшырачак. Димәк, укучыларны имтихан уздыру пунктына илтү өчен автобуслар кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев