Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бөтенроссия тикшерү эшләре көзгә күчереләчәк

Кәгазь кытлыгы сәбәпле, мәктәпләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) көзгә күчереләчәк. Әлеге яңалыкны Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында расладылар.

– Россиякүләм тикшерү эшләре көзгә күчерелде. Бу Татарстанда гына түгел, ил буенча  шулай. Төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) һәм БДИ (ЕГЭ)  исә алдан  билгеләнгәнчә үтәчәк,  – диде Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова.

Белемне тикшерүнең ни өчен  кичектерелүе хакында  сүз юк. Әмма социаль челтәрләрдә укытучылар белдергәнчә, кәгазь җитмәү сәбәпле, мәктәпләргә сынауны  туктатып торырга киңәш иткәннәр. Мәгариф оешмаларына  дәүләт йомгаклау аттестацияләрен үткәрү өчен кәгазьләр һәм  буяларны саклап тотарга  кушылган.

Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия тикшерү эшләре  белем бирү сыйфатын бәяләү өчен үткәрелә. 2022 елда  ул 4-8 һәм 10-11 сыйныфларда аерым фәннәр  буенча  узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев