БДИ буенча иң югары балларны кем җыйган
Быел район мәктәбен 44 укучы тәмамлады, 43 е имтиханны БДИ формасында тапшырды. Мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 8 имтихан буенча 13 укучы 80 һәм аннан да югарырак балл җыйган.
Иске Казиле урта мәктәбен тәмамлаган Адилә Җиһаншина әдәбияттан – 100, рус теленнән – 94, җәмгыять белеменнән 85 балл җыйган.
Кама Тамагы урта мәктәбен тәмамлаучылар – Адилә Зыятдинова җәмгыять белеменнән – 88, рус теленнән – 89, математикадан 82 балл; Рафил Төхфәтуллин географиядән 95, математикадан 82 балл; Алисә Каюмова инглиз теленнән – 96, рус теленнән 91 балл; Диләрә Гыймадиева рус теленнән – 97, тарих буенча 84 балл; Таңсылу Миңнегалиева рус теленнән 91 балл җыйган.
Затон урта мәктәбен тәмамлаучылар: Андрей Мөхәммәтҗанов математикадан – 99, информатикадан – 95, рус теленнән 83 балл; Валерий Ергаков математикадан 84 балл җыйган.
Кадет интернат-мәктәбен тәмамлаучылар Никита Кулагин географиядән – 81, Виктор Кузнецов математикадан – 86, Станислав Хисмәтуллин математикадан 82 балл җыйган.
Тәмте урта мәктәбен тәмамлаган Полина Богомолова рус теленнән – 81,
Кама Тамагы татар урта мәктәбен тәмамлаган Нияз Гомәров математикадан 80 балл җыйган.
Без барлык чыгарылыш укучыларын урта мәктәпне уңышлы тәмамлаулары белән котлыйбыз һәм аларга югары уку йортларына укырга керүләрен һәм үзләре теләгән һөнәрләрне алуларын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев