Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бердәм форма

1 сентябрьдән райондагы мәктәпләр барысы да бердәм кием формасына күчә. Иске Казиле, Олы Салтык, Кама Тамагы татар, Кирельск, Олы Кариле мәктәпләре өченче ел инде 80 нче еллар үрнәгендәге мәктәп формасы кия. Кызлар алъяпкыч белән күлмәк, егетләр- кара төстә классик костюмнан йөри. Тәмте һәм Рудник мәктәпләрендә барлык укучылар мәктәп логотибы төшкән...

1 сентябрьдән райондагы мәктәпләр барысы да бердәм кием формасына күчә.
Иске Казиле, Олы Салтык, Кама Тамагы татар, Кирельск, Олы Кариле мәктәпләре өченче ел инде 80 нче еллар үрнәгендәге мәктәп формасы кия. Кызлар алъяпкыч белән күлмәк, егетләр- кара төстә классик костюмнан йөри. Тәмте һәм Рудник мәктәпләрендә барлык укучылар мәктәп логотибы төшкән жилет кия. Агымдагы елда Кама Тамагы, Затон һәм Сөйки мәктәпләре Ульяновск тегү фабрикасына бердәм формага заказ биргән. Форма гомуми ата-аналар җыелышында расланган. Һәр сыйныфка укучы костюмына үз тәкъдимнәре кертү мөмкинлеге бирелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X