Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар белән әңгәмәләр үткәрелә

Безнең илдә һәм республикада үсеп килүче буынны коррупцион тәртипнең кабул ителмәве рухында тәрбияләүгә зур игътибар бирелә.

Мәгариф учреждениеләре «Бел һәм рөхсәт итмә», «Илемнең киләчәге минем кулларда» темаларына иҗади эш конкурслары (рәсемнәр, плакатлар, әсәрләр) һәм башка чаралар үткәрә. Ел саен әлеге чарада 500 дән 700 гә кадәр укучы һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша. Мондый чараларда безнең район укучылары да актив катнаша, ә Рудник урта мәктәбе укучыларының конкурс эшләре күп тапкырлар призлы урыннар яулады.

Коррупциягә каршы программа нигезендә районда махсус агитация-иҗтимагый һәм мәгълүмати-агарту акцияләре циклы гамәлгә ашырыла. Коррупциягә каршы чаралар мәктәп яны лагерьларында узган җәйге чор да аерым түгел.

Мәсәлән, муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы эшчәнлек буенча ярдәмчесе Дмитрий Россиев Рудник һәм Затон мәктәпләренең мәктәп яны лагерьларында балалар белән әңгәмәләр үткәрде.

- Чыгыш ясарга әзерләнгәндә мин тыңлаучыларның яшен исәпкә алдым, болар –нигездә 8-11 яшьлек балалар, - ди Дмитрий Россиев. - Моның өчен мин Татарстан Республикасы Рәисе администрациясеннән килгән методик материалларны, шулай ук интернет челтәренең ачык чыганакларыннан алынган материалларны кулландым. Әдәби әкият геройлары һәм тормышчан ситуацияләр мисалларында гади, аңлаешлы формада чыгыш ясаганда, мин коррупциянең нәрсә икәнлеге, аның тискәре чагылышлары һәм аңа каршы көрәш ысуллары турында мәгълүмат җиткерергә тырыштым. Балалар материалны үзләштерделәр дип уйлыйм, чөнки безнең киләчәгебез аларның проблема тирәнлеген аңлауларына бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев