Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бәйрәм вакыйгаларга бай булды

4 октябрьдә район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Бу көнне биредә бөтен район педагоглары җыелды. Район башлыгы Наил Вазыйхов һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Гыймадиева аларны җылы сүзләр һәм ихлас теләкләр белән сәламләде.

«Сез бөтен гомерегезне һөнәрегезгә багышлагансыз, укучыларга белем генә түгел, мәхәббәтегезне дә бүләк итәсез. Эшегез – хезмәт кенә түгел, бу чын һөнәр. Күңел җылыгыз, зирәклегегез, намуслы һәм сабыр булуыгыз өчен рәхмәт сезгә», - диде Наил Вазыйхов.

«Укытучылар көне – күңелле бәйрәм! Мин сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Эшегезнең көтелгән нәтиҗәгә китерүен, ә яңа бурычларның һәрвакыт рухландырып торуын телим. Эштән тыш, кызыклы ял, ихлас аралашу булсын, тормыштан ямь табып, укучыларыгызның һәм якыннарыгызның  кадер-хөрмәтенә төренеп яшәгез”, - дип мөрәҗәгать итте хезмәттәшләренә Елена Гыймадиева.

Традиция буенча район педагогларына һәм мәктәпкәчә учреждение тәрбиячеләренә һөнәри бәйрәмнәре уңаенан муниципаль район Советы, мәгариф идарәсе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең РСПО бүләкләре тапшырылды. Мөгаен, беркем дә залдан чәчәкләрсез һәм бүләкләрсез чыкмагандыр.

Тәрбиячеләр Нина Власичева һәм Вера Пескова «Мактаулы остаз» билгесе белән, аларның хезмәттәшләре Ольга Карпова һәм Мария Красненкова Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде, 15 педагог район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларына ия булды, тагын 17сенә мәгариф идарәсе грамоталары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Акутиннар гаиләсе дә бар иде, аларның гомуми педагогик стажы 94 елны тәшкил итә.

Укытучы роле һәркемнең тормышында мөһим урын алып тора. Кеше гомере буена төрле остазлар белән очраша, һәм аларның барысы да  хезмәтләре өчен рәхмәткә лаек.

Укучылар, педагоглары өчен концерт оештырып, аларга бәйрәм кәефе бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев