Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Аргамак” лагеренда “Аулак өй-көрәш” үтте

Россия Федерациясендә – Педагог һәм остаз елы, Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында республикада «Аулак өй-көрәш» проекты чаралары уза.

Аның бурычы – милли гореф-гадәтләрне һәм традицияләрне торгызу һәм татар әдәбиятының классик әсәрләрен өйрәнү.

Проект республика Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Студентлар Лигасы һәм «Татмедиа» АҖ ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Бу атнада мондый ярышлар «Аргамак» лагеренда узды. Аларны проект җитәкчесе, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Җиһаншина үткәрде. Аңа иҗади төркем әгъзалары библиограф Гөлшат Әюпова һәм «Татар академия фәнен үстерүгә ярдәм үзәге» АНО җитәкчесе Чулпан Мисбахова ярдәм итте.

Аңа кадәр дүрт кешедән торган команда (хатын-кызларга “Татар-Информ” фотокорреспонденты Расих Фәсхетдинов та кушылды) Юрий мәгарәсендә булды. Кыю дүртлек, яңгырдан соң тайгакка әверелгән сукмак буйлап төшеп, мәгарә эченә керде. Лагерьга исә алар милли костюмнардан килделәр.

Кунакларны әйдәманнар һәм балалар җылы кабул итте.

Суфия белән Айсылу лагерьга Казаннан, тагын бер Айсылу Чаллыдан килгән.

- Лагерьда бик шәп, уңай атмосфера, күңелле әйдәманнар, биредә бик тәмле ашаталар, безгә монда ошый, - ди кызлар.

Чыңгыз, Кәрим, Марсель һәм Камил дә Казаннан килгән, бу лагерьда беренче тапкыр булулары.

- Безгә шөгыльләр ошый, бигрәк тә тарих һәм татар теле буенча, биредә әле күп спорт чаралары уза, гомумән, монда күңелле, - диделәр малайлар.

Балалар, ике командага бүленеп, алып баручының биремнәрен бик теләп үтәделәр. Пазллар җыйдылар, халык әкиятләре сөйләделәр, җырладылар һәм биеделәр, ә жюри ярышларга бәя бирде.

- Әдәби конкурс Габдулла Тукай иҗатына һәм тормыш юлына багышланды, - диде Сәрия Җиһаншина. - Балалар өчен «Аулак өй-көрәш» биремнәре, яшь категорияләрен исәпкә алып, оригиналь форматта төзелде. Мәсәлән, конкурсның беренче раундында балалар пазллардан әкиятләр төзеделәр һәм аларның эчтәлеген сөйләделәр. Габдулла Тукай иҗаты турындагы белемнәре «балл» белән түгел, ә һәр команданың кәрзиненә тәмле әйбер салу белән бәяләнде. Проект партнерлары балалар өчен грамоталар, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр әзерләгән иде. 

Балалар җәйге верандада вакытларын күңелле үткәрделәр, вакыт-вакыт ярышларда катнашучыларга “Афәрин” дип кычкырдылар.

Чарадан соң иҗат төркеме районыбызның икенче популяр урынында – Лобач тавында булды, аннары күрше районга таба юл алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев