Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Алтынчы сыйныф укучылары редакциядә кунакта

Язгы каникуллар алдыннан Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары редакциядә экскурсиядә булдылар.

Алтынчы сыйныф укучылары педагог Венера Әхмәтшина белән һөнәри юнәлеш бирү чарасында катнаштылар. Редакция хезмәткәрләре укучыларга газетаның ничек барлыкка килүе, район халкына мәгълүмат җиткерү өчен нинди яңа формалар кулланылуы турында сөйләделәр.
Мәктәп укучыларында яңа медиалар зур кызыксыну уятты. Алар газетаны чыгарганда редакциянең оперативлык принцибын ничек тормышка ашыруы турында кызыксынып тыңладылар. Кайберәүләр роликлар ясау белән кызыксынды һәм хәтта бу эшкә өйрәнү өчен янә редакциягә килергә теләк белдерделәр. Ләкин каникуллар башлангач, балаларның нәрсәгәдер өйрәнү теләге юкка чыкты.
Без педагогка үзенең дә вакытлы матбугат белән кызыксынуы һәм укучыларда да районыбызда кирәкле төрле һөнәрләргә карата кызыксыну тәрбияләве өчен рәхмәтле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев