Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Социаль проектларга - яшел ут

18 июльдә Татарстанда халык социаль проектлары конкурсында җиңүчеләрне котладылар. "Бердәм Россия" көннәре үткәрү йомгаклары буенча май ахырында партиянең ТРО политсоветы халык проектларын хуплау турында урыннардан кергән социаль мәсьәләләрне хәл итү инициативасы белән чыккан иде. Әлеге идеяне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады, нәкъ менә хуплавы ярдәмендә проектлар финанс ярдәме алды...

18 июльдә Татарстанда халык социаль проектлары конкурсында җиңүчеләрне котладылар.

"Бердәм Россия" көннәре үткәрү йомгаклары буенча май ахырында партиянең ТРО политсоветы халык проектларын хуплау турында урыннардан кергән социаль мәсьәләләрне хәл итү инициативасы белән чыккан иде. Әлеге идеяне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады, нәкъ менә хуплавы ярдәмендә проектлар финанс ярдәме алды һәм республикада 35 млн. сум грант фонды булган халык социаль поектлар конкурсы старт алды. Һәр муниципалитетка хөкеменә иң актуаль булган ике проектны сайлап алу һәм конкурс комиссиясе хөкеменә тәкъдим итү мөмкинлге бирелде.

10 проектка грант сертификатлары тапшырдылар, алар бер миллион сум акча алачак. 49 лауреатка 580шәр мең сум бирелде. Безнең район лауретлар арасында. 1нче филиал мөдире Елена Аносова 580 мең сумга сертификат алды. Отышлы проектлар буенча барлык эшләр агымдагы елның 1 октябренә кадәр тәмамланырга тиеш. Гамәлгә куюга контрольне ТР Икътисад министры һәм "Бердәм Россия" төбәк бүлекчәсе активистлары күзәтеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев