Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Яшелчә авылында яшәүче яраткан тормыш иптәшем Хәйруллина Рәмзия Шамил кызының шушы көннәрдә олугъ юбилее – аңа 55 яшь

Сине гомереңдәге иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе - юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйм. Син гаиләң өчен олы җанлы, киң күңелле, ярдәмчел, хезмәт сөючән кеше, таянычыбыз һәм ышанычыбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, бер-беребезгә терәк һәм кирәк булып тигез гомер итик. Кайгы хәсрәт килмәсен, йөзеңнән шат елмаю...

Сине гомереңдәге иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе - юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйм. Син гаиләң өчен олы җанлы, киң күңелле, ярдәмчел, хезмәт сөючән кеше, таянычыбыз һәм ышанычыбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, бер-беребезгә терәк һәм кирәк булып тигез гомер итик. Кайгы хәсрәт килмәсен, йөзеңнән шат елмаю чаткылары сүнмәсен.
Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып,
Килә сине тәбрик итәсе.
Килә сиңа нык исәнлек теләп,
Матур сүзләр генә әйтәсе.
Яшик әле озак бергә-бергә,
Суытмыйча йөрәк җылысын.
Бәхет дигән гүзәл төшенчәнең
Мин телимен сиңа олысын.
Иң изге теләкләр белән сине яратып һәм хөрмәт итеп тормыш иптәшең Хәлим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев