Газиз кешебез! Олуг гомер бәйрәмең белән сине чын йөрәктән котлыйбыз! Сабыр холыклы, түземле, ярдәмчел, кешелекле булганың өчен без сине бик яратабыз. Яз кояшыдай ачык йөзең, мәрхәмәтле йөрәгең, киң күңелең белән барыбызга да кадерле син. Киләчәктә дә сиңа иң зур байлык - сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез...
Газиз кешебез! Олуг гомер бәйрәмең белән сине чын йөрәктән котлыйбыз! Сабыр холыклы, түземле, ярдәмчел, кешелекле булганың өчен без сине бик яратабыз. Яз кояшыдай ачык йөзең, мәрхәмәтле йөрәгең, киң күңелең белән барыбызга да кадерле син. Киләчәктә дә сиңа иң зур байлык - сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, балаларыңның игелеген күреп, пар канатлы, бәхетле хатын-кыз булып яшәргә Ходай насыйп итсен.
Бәхетеңнән күпләр көнләшерлек,
Һәрвакыт без булыйк янәшә.
Каршы искән җилгә бирешмичә
Шатлыкларга сөенеп мең яшә.
Кайчан кайтсак - киң күңелле,
Каршылыйсың ачык йөз белән.
Авырлыклар җиңеләеп китә
Синең әйткән җылы сүз белән.
Юбилеең белән тәбриклибез
Озын гомер теләп иң элек.
Һәрбер көнең үтсен шатлык белән
Бәхетләргә генә күмелеп.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Иршат, балаларың Алмаз, Нияз, киленең Миләүшә, яраткан оныгың Рената. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев