котлаулар
Шәпкә авылында яшәүче Шакиров Рәис Абдулла улының 16 июньдә гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее
Хөрмәтле Рәис Абдуллович! Сезне әлеге күркәм юбилеегыз белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз. Сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, бәхет-сөенеч, тулы көннәр, хезмәтегезнең һәрвакыт шатлык һәм уңышлар алып килүен телибез. Гаиләгездә татулык, тынычлык, тигезлек булып, алга таба, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, тормыш иптәшегез Наилә белән озын-озак гомер кичерүегезне телибез. Эш сөючән, игътибарлы...
Хөрмәтле Рәис Абдуллович! Сезне әлеге күркәм юбилеегыз белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз. Сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, бәхет-сөенеч, тулы көннәр, хезмәтегезнең һәрвакыт шатлык һәм уңышлар алып килүен телибез.
Гаиләгездә татулык, тынычлык, тигезлек булып, алга таба, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, тормыш иптәшегез Наилә белән озын-озак гомер кичерүегезне телибез.
Эш сөючән, игътибарлы һәрчак,
Авылыңда хезмәт итәсең.
Эш, тормышыңнан тәм табып
Гомер йомгакларын сүтәсең.
Аккан сулар кебек еллар үтә,
Һич туктатып булмый вакытны.
60 яшьлек гомер-гомермени
Яшә, әйдә, тагын алтмышны!
Олы хөрмәт белән Олы Яңасала бүлекчәсе коллективы исеменнән Рәшит Гыймадиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев