Газиз кешеләребез! Сезгә булган рәхмәтебезне, күңелдәге якты, матур теләкләребезне әйтеп бетерерлек түгел. Безгә эш сөючәнлегегез, сабыр холыклы, көчле рухлы, кайгыртучан әти-әни булуыгыз белән үрнәк һәм кадерле сез. Алга таба да пар канатлар булып, шатлык-кайгыларны бергә уртаклашып, туган йортыбызда бергә җыелып, шатлык-сөенечләр белән генә күрешеп, аралашып, балаларыгызның, оныкларыгызның, туганнарыгызның күңел җылысын...
котлаулар
Язылыгыз
Шәпкә авылында яшәүче кадерле әти-әниебез, дәү әни-дәү әтиебез булган Наилә һәм Рәис Шакировларның туган көннәре. Әтиебезнең түгәрәк датасы – 60 яшь тула!
Газиз кешеләребез! Сезгә булган рәхмәтебезне, күңелдәге якты, матур теләкләребезне әйтеп бетерерлек түгел. Безгә эш сөючәнлегегез, сабыр холыклы, көчле рухлы, кайгыртучан әти-әни булуыгыз белән үрнәк һәм кадерле сез. Алга таба да пар канатлар булып, шатлык-кайгыларны бергә уртаклашып, туган йортыбызда бергә җыелып, шатлык-сөенечләр белән генә күрешеп, аралашып, балаларыгызның, оныкларыгызның, туганнарыгызның күңел җылысын тоеп яшәргә язсын.
Сезгә насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек, күңел тынычлыгы,
Байлык, муллык читләп үтмәсен.
Әти-әни, тигез яшәгез сез -
Ничек матур парлап йөргәндә,
Шулай бергә каршы алыгыз сез
Без сагынып кайтып кергәндә.
Изге теләкләр белән Ләйсән - Илнур, Ләйлә - Александр, Ләлә - Рамил, оныкларыгыз Лилия, Илгиз.
Республиканың барлык яңалыклары МАКСта.
Нет комментариев