Кадерлебез! Сине шушы зур һәм якты бәйрәмең белән котлыйбыз. Син эчкерсезлегең, ихласлыгың, туры сүзле булуың белән кешеләр күңелен яуладың. Сиңа булган рәхмәтебезне, күңелдәге якты теләкләребезне әйтеп бетерерлек түгел. Иң мөһиме - алдагы гомер елларыңда Эльмира белән тормыш юлларын иминлектә сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә балаларыгызның, туганнарыгызның...
Кадерлебез! Сине шушы зур һәм якты бәйрәмең белән котлыйбыз. Син эчкерсезлегең, ихласлыгың, туры сүзле булуың белән кешеләр күңелен яуладың. Сиңа булган рәхмәтебезне, күңелдәге якты теләкләребезне әйтеп бетерерлек түгел. Иң мөһиме - алдагы гомер елларыңда Эльмира белән тормыш юлларын иминлектә сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә балаларыгызның, туганнарыгызның шәфкатьлелеген, ихтирамын тоеп, тыныч картлыкта гомер итегез. Авыр мизгелләрдә бер-беребезгә терәк, кирәк булып, шатлыгын да, кайгысын да уртаклашып яшәсәк иде.
Һәр көн сине котлап кояш чыксын,
Сине назлап җилләр иссеннәр,
Яшәү яме, матурлыгы булып
Көн артыннан-көннәр үтсеннәр.
Рәхмәт сиңа изгелегең өчен,
Аяз көннәр булсын яныңда.
Бисмиллаһ дип шатланып уян
Гомереңнең һәрбер таңында.
Иң изге теләкләр белән туганнарың исеменнән апаң Мәйсәрә.
Нет комментариев