Кадерлебез! Сине олы бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, күңел тынычлыгы, килер көннәрең аяз, шатлыклы булуын телибез. Киләчәктә дә якты тормышка, туган һәр иртәгә сөенеп яшәргә язсын сиңа. Һәрвакыт шулай ачык йөзле, сабыр, киң күңелле, туган җанлы булып кал. Алга таба да безгә шулай аралашып, ярдәмләшеп яшәргә язсын....
Кадерлебез! Сине олы бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, күңел тынычлыгы, килер көннәрең аяз, шатлыклы булуын телибез. Киләчәктә дә якты тормышка, туган һәр иртәгә сөенеп яшәргә язсын сиңа. Һәрвакыт шулай ачык йөзле, сабыр, киң күңелле, туган җанлы булып кал. Алга таба да безгә шулай аралашып, ярдәмләшеп яшәргә язсын. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртып торсын. Туганнарыңның күңел җылысын, мәрхәмәтен тоеп, озак яшәргә насыйп булсын.
50 тапкыр язлар сиңа
Бүләк итә гомер гөлләрен,
Саулык белән үтсен гомерләрең,
Котлы булсын туган көннәрең.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Куанычлар йөрсен күңелдә,
Сәламәтлек, игелекләр белән яшәү
Насыйп булсын сиңа һәр көндә.
Изге теләкләр белән апаң Сәвия, җизнәң Хәмит, энең Җәүдәт, сеңелләрең Алсинә, Гүзәл, Гөлинә, кияүләрең Равил, Фәнис, оныкларың Ислам, Раяз, Сәйдә.
Нет комментариев