Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Олы Кариле авылының «Кыңгырау» балалар бакчасында 35 ел гомерен, көчен балалар тәрбияләүгә багышлаган гүзәл зат – тәрбияче Димиева Гөлсем Габделхак кызының 18 мартта 55 яшьлек юбилее

Әле бүгенгедәй исемдә: 1980 елда Гөлсем Чистай педагогия училищесын тәмамлап юллама буенча Олы Кариле балалар бакчасына эшкә килде. Без аның белән озак еллар бергә эшләдек. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, акыллы киңәшче булды ул. Балаларны бик яратты, ә балалар аны «безнең Гөлсем апа» дип кенә тордылар. Куп еллар буена район методик...

Әле бүгенгедәй исемдә: 1980 елда Гөлсем Чистай педагогия училищесын тәмамлап юллама буенча Олы Кариле балалар бакчасына эшкә килде. Без аның белән озак еллар бергә эшләдек. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, акыллы киңәшче булды ул.
Балаларны бик яратты, ә балалар аны «безнең Гөлсем апа» дип кенә тордылар. Куп еллар буена район методик берләшмә житәкчесе булып эшләде, районда бик күп тәрбиячеләр Гөлсем апаларына рәхмәтле,чөнки ул аларга ярдәм итеп, акыллы киңәшләрен биреп торды. Республиканың төрле конкурсларында катнашып дипломнар, кыйммәтле бүләкләр алды. Гөлсемнең матур, мәгънәле шигырьләрен район газеталарында бик еш укыйбыз. Тырышлыгы һәм намуслы эшчәнлеге өчен «Мәгариф отличнигы» исеменә лаек булды. Тормыш иптәше аңа hәрвакытта ныклы терәк булып тора, алар бергәләп акыллы, тәртипле кызларын тәрбияләп үстерделәр.
Гөлсем, эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа! Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә! Тормыш иптәшең Мәннәф белән тигезлектә, муллыкта озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез!
55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…
Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син.
Тыйнак һәм итәгатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле!
Изге теләкләр белән Олы Кариледән Галина Хикмәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев