котлаулар
Куйбышев Затонда яшәүче хөрмәтле апабыз Әскәрова Фәридә Хәбибулла кызына 80 яшь тула
Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, кояштай озын гомер телибез. Уй-теләкләрең киң, туар таңнарың тыныч, саулыгың нык, гомерең бәхетле булсын! Калган гомеребезне бер-беребезнең хәлен белешеп, авырлыклар килсә бергә җиңеп, аралашып үткәрик. Язмыш җиле кайчак бәрелсә дә, Кагылса да көзге кыраулар. Сынмадың, сыгылмадың да син,...
Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, кояштай озын гомер телибез. Уй-теләкләрең киң, туар таңнарың тыныч, саулыгың нык, гомерең бәхетле булсын! Калган гомеребезне бер-беребезнең хәлен белешеп, авырлыклар килсә бергә җиңеп, аралашып үткәрик.
Язмыш җиле кайчак бәрелсә дә,
Кагылса да көзге кыраулар.
Сынмадың, сыгылмадың да син,
Булсалар да авыр сынаулар.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыңда тулсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.
Хөрмәт белән сеңлең Зөлхәбирә - Алиаскер, Эльвира - Ирек, Алинә - Иван, Даниил.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев