Көрәле авылында гомер итүче кадерле әниебез  Ибраһимова Зөлфия Заһид кызының  28 февральдә 55 яшьлек юбилее
котлаулар

Көрәле авылында гомер итүче кадерле әниебез Ибраһимова Зөлфия Заһид кызының 28 февральдә 55 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез, яраткан дәү әниебез! Сиңа теләкләрнең иң изгесен телибез: кайгы күрми, әти белән пар канатлы булып тигез гомер итегез. Тырышлыгың, хезмәт сөючәнлегең, тормышның тәмен белеп, аны яратып яшәвең белән безгә үрнәк булып торасың. Сиңа нык сәламәтлек, бәхет-шатлык телибез. Без бәхетле, әнкәй, син булганга, Балам, диеп өзелеп торганга. Рәхмәт әйтеп,...

Кадерле әниебез, яраткан дәү әниебез! Сиңа теләкләрнең иң изгесен телибез: кайгы күрми, әти белән пар канатлы булып тигез гомер итегез. Тырышлыгың, хезмәт сөючәнлегең, тормышның тәмен белеп, аны яратып яшәвең белән безгә үрнәк булып торасың. Сиңа нык сәламәтлек, бәхет-шатлык телибез.
Без бәхетле, әнкәй, син булганга,
Балам, диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп, баш иябез сиңа
Бүген 55 яшең тулганда.
Эш-гамәлең синең маяк кебек,
Киңәш-сүзең булды таманга.
Мәрхәмәтле үзең, сокландыра
Кулларыңнан гөлләр тамганда.
Озак яшә, бер дә авырма син,
Изгелегең кайтсын үзеңә!
Сагынышып җыелырга язсын
Әти-әни йорты түренә!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Марат, улың Булат, киленең Айгөл, оныкларың Зәринә белән Ришат, кызың Чулпан, кодаң Әхәт һәм кодагыең Миләүшә.

Нет комментариев