Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Иске Казиле авылында яшәүче Ганибаев Илдар Ганибай улы 7 майда 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Кадерле әтиебез, яраткан дәү әтиебез һәм дәү бабабыз. Без сине олы бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, кайгы-хәсрәтсез көннәр, туганнарыңның терәген, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, әни белән тигезлектә озын гомер итүегезне телибез. Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,...

Кадерле әтиебез, яраткан дәү әтиебез һәм дәү бабабыз. Без сине олы бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, кайгы-хәсрәтсез көннәр, туганнарыңның терәген, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, әни белән тигезлектә озын гомер итүегезне телибез.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Балаларың булсын зур терәк
Шатланышып бергә яшәр өчен,
Бу дөньяда безгә син кирәк.
Чәчләреңә, әти, чал керсә дә,
Син бит безнең йөрәк түрендә.
Озак яшә, әти, авырмыйча,
Син бит безнең өчен бер генә.
Иң изге теләкләр белән әни һәм барлык балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың һәм оныкчыкларың исеменнән кызың Рушания.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев