Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Балчыклы авылында туып, шунда гомер итүче хөрмәтле әтиебез – Галиев Рәшит Хатыйп улына 10 апрельдә 65 яшь тулды

Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән олуг бәйрәмең белән котлыйбыз. Сөекле әниебез Мөршидә белән исәнлектә-саулыкта, бәрәкәтле мул тормышта тыныч гомер итүегезне телибез. Тау битендә миләшләрең Яз килүгә сөенә. Таллар талгын башын ия Моңлы азан көенә. Рәт-рәт баскан наратларың Әзер кылырга намаз. Ак күңлең күк ак чәчкәгә Күмелә шомырт һәр яз! Моңлы азан...

Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән олуг бәйрәмең белән котлыйбыз. Сөекле әниебез Мөршидә белән исәнлектә-саулыкта, бәрәкәтле мул тормышта тыныч гомер итүегезне телибез.
Тау битендә миләшләрең
Яз килүгә сөенә.
Таллар талгын башын ия
Моңлы азан көенә.
Рәт-рәт баскан наратларың
Әзер кылырга намаз.
Ак күңлең күк ак чәчкәгә
Күмелә шомырт һәр яз!
Моңлы азан ишетелә...
Әткәм горур тавышы.
Һәрчак үрнәк булдың, Рәшит,
Туры юлдан баручы.
65 яз яшәсәң дә,
Төз наратларың сыман.
Үрнәк ата, акыллы ир,
Рәхмәт, әти, барысына!
Сине чын күңелдән яратучы балаларың, килен-кияүләрең, оныкларың, кода-кодагыйларың һәм хәләл җефетең Мөршидә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев