Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

12 март көнне Балчыклы авылында безнең төп нигезебездә зур бәйрәм. Әниебез Камалиева Миңнебәян Фәйзерахман кызының юбилее – аңа 90 яшь

Сине чын күңелебездән бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Безне - 9 балаңны ялгызың кадерләп үстереп тормыш юлына аяк бастырдың. Хәзер дә безгә төпле киңәшләрең, изге догаларың белән ярдәм итәсең. Туган нигезебездә һәрчак колач җәеп каршы аласың. Киләчәктә Аллаһы Тәгалә биргән гомереңне саулыкта, кайгы-хәсрәт күрмичә балаларыңның, оныкларыңның кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә язсын. Котлы...

Сине чын күңелебездән бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Безне - 9 балаңны ялгызың кадерләп үстереп тормыш юлына аяк бастырдың. Хәзер дә безгә төпле киңәшләрең, изге догаларың белән ярдәм итәсең. Туган нигезебездә һәрчак колач җәеп каршы аласың. Киләчәктә Аллаһы Тәгалә биргән гомереңне саулыкта, кайгы-хәсрәт күрмичә балаларыңның, оныкларыңның кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә язсын.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Безнең өчен бик тә кадерле син
Рәхмәт яусын барсы өчен дә.
Олы җанлы, изге йөрәк синдә,
Кояштай нур сибеп яшисең.
Җылың җитә безнең һәммәбезгә
Иң кадерле күркәм кеше син.
Изге теләкләр белән сине яратучы 4 улың, 5 кызың, 18 оныгың, 21 оныкчыгың исеменнән улың Госман гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев