Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Татарстанда экологик икеайлык башланды

Санитар-экологик икеайлык алдыннан ТР Министрлар Кабинетында брифинг узды, анда Татарстан экология министрының беренче урынбасары Илнур Гобәйдуллин муниципалитетлар алдында торган бурычлар турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, узган ел икеайлык кысаларында күзәтчелек ведомстволары тарафыннан 3890 хокук бозу очрагы, шул исәптән 1362 законсыз оештырылган чүплек ачыкланган. Хокук бозучыларга билгеләнгән штрафлар 6,4 млн сум тәшкил иткән.
Татарстанлылар рөхсәт ителмәгән чүп ташлау урыннарын актив рәвештә ачыклауларын дәвам итәләр. 2026 елның беренче өч аенда гына да 582 мөрәҗәгать кергән, гәрчә бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкыр кимрәк булса да. Шулай ук ике айлык кысаларында гадәттәгечә районнар өстеннән вертолет очышлары узачак.
Шуны да онытмаска кирәк, апрель – ул әле язгы ташу чоры башы да. Шуңа күрә су саклау зоналарының пычрануына һәм язгы ташу суларының сыйфатының начараюына юл куймау, шулай ук ташу чорында су басуга дучар булган территорияләрдә калдыклар туплануын һәм агулы химикатларның саклануын булдырмау мөһим. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев