Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тагын бер адым

Гипс эшкәртү буенча илдә иң зур җитештерү объектларының берсе булган "Фоника Гипс" ООО тарихын белмәүчеләргә төзелеш мәйданчыгын күргәннән соң 3 ел элек биредә сөрү җире булганлыгын һәм авыл хезмәтчәннәренең биредә игенчелек белән шөгыльләнүләрен күз алдына китерүе дә авыр.

Төзелеш икътисадый яктан иң катлаулы вакыт - дөньядагы финанс кризисы вакытында башланды. Әмма бу проектны ышанычлы тормышка ашыруда инвесторларның ышанычын какшатмады.

Кышның салкын, әмма матур кояшлы көннәрнең берсендә без Сөйки кичүендәге "Фоника Гипс" заводы төзелеш мәйданчыгында булдык. Күп катлы корпусларда да, җирдә дә, күп санлы эшчеләр хезмәт куя, шул ук вакытта техника да бик күп эшкә тартылган.

Бирегә килгәч тырыш хезмәтнең могҗизалар тудыруына чынлап та ышанасың, югары технологияле заманча җитештерү төзелешенең әлеге масштаблы проектын тормышка ашыруда үз өлешләрен кертүче һәм тәүлек дәвамында хезмәт куючы эшчеләргә карата тирән хөрмәт хисе уяна.

Без "Мостострой-12" ООО проекты җитәкчесе урынбасары Виктор Урывский белән сөйләштек, ул безгә соңгы вакытта объектта башкарылган эшләр турында сөйләде: "Өченче позициядә коры катнашма цехында төрек җиһазларын монтажлау төгәлләнеп килә. Кабель трассасы лотоклары корылмасы эшләнә. Шул ук вакытта цехның түбәсен ябарга керештек, стена панелләре линиясен монтажлау төгәлләнде, хәзер тәрәзә блоклары куюга керештеләр. Икенче чираттагы җитештерү корпусларында стена панелләре куела башлады, 15-22 бүлемендә тимер конструкцияләрен монтажлау төгәлләнеп килә. Бина эчен вакытлыча җылыту өчен берничә урында бина контурын ябу һәм технологик җиһазлар монтажлау өчен, идәнне бетонлау буенча эш башлау өчен чаралар үткәрелде. Гипсо картон җитештерү буенча линиядә тимер конструкцияләр цехы монтажлана. Ваклату тегермәненә фундамент салынган. АБКда эчке эшләр башкарыла. Икенче чират җитештерү корпусы цехы өчен Германиядән җиһазлар кайтара башладылар".

Эшләр уңышлы темплар белән бара. Проектның подрядчылары һәм җитәкчеләре әйтүенчә, июль аеннан заводның беренче коры катнашма продукциясен эшләп чыгарачагына ышана.

Рәсемдә: завод корпуслары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев