Су көн дә кирәк
Соңгы вакытта Кама Тамагында эчә торган су сыйфатына зарланучылар күп. Өч ел элек газ кертү фонды үсә баручы район үзәген "Чиста су" программасы буенча эчә торган су белән тулы күләмдә тәэмин итүне үз өстенә алган иде. Ул вакытта яңа су чыганагы эзләп, анда су сыйфатын тикшерделәр. Эш барышында Уразлино су...
Соңгы вакытта Кама Тамагында эчә торган су сыйфатына зарланучылар күп.
Өч ел элек газ кертү фонды үсә баручы район үзәген "Чиста су" программасы буенча эчә торган су белән тулы күләмдә тәэмин итүне үз өстенә алган иде. Ул вакытта яңа су чыганагы эзләп, анда су сыйфатын тикшерделәр. Эш барышында Уразлино су чыганагының поселок ихтыяҗын тулысынча һәм сыйфатлы су белән тәэмин итә алуы ачыкланды.
Быел поселок микрорайоннарын әлеге чыганактан су алучы яңа суүткәргеч ситемасына куша башладылар. Әмма, халык әйтүенчә, суүткәргеч ситемасындагы су сыйфаты шактый начарланган. Редакция халыкны су белән итүче "Кама Тамагы коммуналь челтәре" ААҖга мөрәҗәгать итте. - су чыганакта яхшы, сыйфаты ягыннан без элек эчкән судан калышмый,- ди предприятие җитәкчесе Исфан Вәлиев. -Эш шунда, суүткәргечне яңа скважинага тоташтырганда ситемада басым ике тапкырга диярлек артып, икедән 3,5 атмосферага җитте. шуның өстенә системадагы су кире якка китә башлады. Торбаларда еллар дәвамында җыелып килгән юшкын болганды. Суның саргылт төс алуына әнә шул сәбәп булды. Системадагы су тонсын өчен вакыт кирәк.
Яңа су чыганагынннан тупланма сыешлыкка су үткәргеч салган "Альтаир" ООО подряд оешмасы җитәкчесе Айрат Хөснетдинов болай диде: "Суүткәргеч линиясе салып, сыешлык һәм насос станциясен тоташтырганда без бөтен линияне юдырттык. Су чыганагыннан тупланма сыешлыкка чиста су килде". Әлеге проблеманы хәл итүгә МР башкарма комитеты да кушылды.
- Әлеге мәсьәләне комплекслы өйрәнергә кирәк,- ди МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов,- Шуңа күрә скважина һәм тупланма сыешлыктагы суга анализ ясауны үткәрү өчен Роспотребнадзорга мөрәҗәгать иттек. Нәтиҗәсе билгеле булгач, проблеманы хәл итү юлын табачакбыз - системага килүче суга өстәмә чистарту куячакбыз, яки суүткәргечтәге суны пычрату чыганагын эзләячәкбез. Әлеге мәсьәлә көнүзәк, шуңа күрә якындагы вакытта ул хәл ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев