Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Саладан калага

"Казан" агросәнәгать паркында сентябрь аеннан атна саен көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә, анда АПК хезмәткәрләре җитештергән товарларның киң ассортименты тәкъдим ителә. Безнең районнан авыл хуҗалыгы ярминкәсендә район кулланучылар җәмгыяте, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары катнаша. Алар алты тапкыр ярминкәгә барган, анда югарыда саналган...

"Казан" агросәнәгать паркында сентябрь аеннан атна саен көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә, анда АПК хезмәткәрләре җитештергән товарларның киң ассортименты тәкъдим ителә.
Безнең районнан авыл хуҗалыгы ярминкәсендә район кулланучылар җәмгыяте, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары катнаша. Алар алты тапкыр ярминкәгә барган, анда югарыда саналган предприятие вәкилләре һәм шәхси эшмәкәрләр актив катнашкан. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов бу эштә райпоны аерым билгеләп үтте: "Ярминкә йомгаклары буенча кулланучылар җәмгыяте алда бара. Ул һәрчак ярминкәләрдә шәһәрдә яшәүчеләр яратып сатып алучы сыйфатлы авыл хуҗалыгы продуктларының киң ассортиментын тәкъдим итә. Райпоның сәүдә павильоны бизәлеше белән дә башкалардан аерылып тора". 20 ноябрьдә "Казан" агросәнәгать паркында үткәрелгән соңгы ярминкәдә башкалага авыл хуҗалыгы продуктлары һәм көндәлек куллану товарлары төягән 30 машина барды. Ярминкәдә безнең ике авыл хуҗалыгы предприятиесе - «Кама Тамагы» АХП һәм "Кама Тамагы ХПП" ААҖ, 12 шәһәр һәм авыл җирлеге, шәхси эшмәкәрләр- "Юмарт" һәм "Уют" кибете вәкилләре, өч фермер-крестьян хуҗалыгы: Х. Шәйхетдинов, В. Осипов, А.Цыганов үз продукциясен тәкъдим итте. Безнең продуктлар алдагы ярминкәләрдәге кебек үк зур ихтыяҗ казанды. Узган шимбәдә 3,5 тонна сөт сатылган. Шәһәр халкы безнең балыкны, пешкән ризыкларны, йомырка, ит һәм яшелчәләрне, бәрәңге, кәбестә, кишер, суган, кызыл чөгендер, балны яратып ала.
Ял көне агросәнәгать паркында якынча 15 мең кеше булган.
Шәһәрдә яшәүчеләр агросәнәгать паркындагы ярминкәләрне күптәннән үз итте, чөнки биредә барлык авыл хуҗалыгы продуктларын кулай бәядән сатып алырга мөмкин.
Көзге ярминкәләргә йомгак ясап, Илдар Феликс улы аларда актив катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре- җитештерүчеләр өчен арадашчыларсыз үз продукцияләрен сату, ә шәһәр халкы өчен - экологик чиста, сыйфатлы һәм яңа өлгергән продуктлар сатып алу мөмкинлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев