Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өйдә тәмәке тарту гомер өчен куркыныч

Бу атнада Тәтеш районында йортта янгын чыгып, бер кеше һәлак булган.

Янгын турындагы хәбәр 16 гыйнвар иртәсендә килгән. Ике фатирлы шәхси торак йорт янган. Бу йортның бер фатирында гына кеше яшәгән, анда электр һәм газ кертелгән, һәр бүлмәгә автоном хәбәр итү җайланмасы урнаштырылган булган.

Фатирның өлкән хуҗасы ике атна элек үлгән, йортта аның пенсия яшендәге улы яшәгән. Янгын нәтиҗәсендә ике фатирлы йорт тулысынча юкка чыккан. Йортны тикшергәндә бик нык янган мәет табылган, ул әлеге фатирда яшәгән дип фаразлана.

Күрше хатын сүзләренчә, бу гражданин, әтисе үлгәннән соң, берүзе яшәгән, спиртлы эчемлекләр кулланган, өйдә тәмәке тарткан, аяклары белән проблемалары булган, бары тик йорт эчендә генә йөргән, шуңа күрә беркая да чыкмаган, кирәкле азык-төлекне авылдашлары китергән. Күрше хатын, янгынны күреп, шунда ук коткару хезмәтенә шалтыраткан.

Кешеләрнең өйгә керү мөмкинлеге булмаган. Янгынның сәбәбе, мөгаен, саксыз тәмәке тарту булгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев