Көн темасы
Митингка нәрсә алып килергә ярамый
Массакүләм чаралар уза торган территориягә кертергә ярамый торган предметлар исемлеге төзелде.
Исемлеккә түбәндәгеләр керә:
- 1. Шартлагыч матдәләр һәм аларның компонентлары, шулай ук алар тутырылган предметлар. Теләсә нинди төрдәге корал, сугыш кирәк-яраклары, утлы коралның өлешләре һәм махсус чаралар. Чәнечкеле һәм кискеч предметлар, пычаклар һәм башка төрле салкын кораллар (хәрби форма элементларын да кертеп), корал сыйфатында кулланылырга мөмкин булган башка предметлар. Пиротехник булмаган, әмма материалларны һәм матдәләргә сибү яки сиптерү өчен каралган (мәсәлән, пневмохлопушкалар) җайланмалар һәм эшләнмәләр (шул исәптән кулдан эшләнгәннәре дә), шулай ук файдалану җәрәхәтләргә, ут чыгуга яки төтенләүгә китерергә мөмкин булган теләсә нинди предметлар. Тышкы күренешләре буенча тыелган әйберләрне хәтерләтә торган предметлар, аларның күчермәләре һәм аналоглары.
- 2. Аэрозоль баллоннар һәм кысылган яки сыекландырылган газлар. Искәрмә: кесә зажигалкалары.
- 3. Ут кабу куркынычы булган һәм пиротехник матдәләр, эшләнмәләр, шул исәптән сигнал ракеталары, файерлар, петардалар, газ баллоннары, шулай ук пиротехника яки төтен җайланмалары ясау өчен яраклы материаллар. Искәрмә: шырпылар.
- 4. Ут кабучан каты матдәләр, җиңел кабынучан һәм янучан сыеклыклар, янучан газлар.
- 5. Радиоактив материаллар, агулы һәм химик матдәләр, химик реактивлар һәм көнкүреш химиясе чаралары.
- 6. Нацист атрибутикасы яки символикасы, яисә экстремистик оешмаларның атрибутикасы яки символикасы, яисә раса, тән төсе, этник, милли яки социаль чыгыш һәм статус, туу урыны, финанс хәле, җенес, инвалидлык, тел, дин билгеләре буенча, сәяси яки башка карашлар, яки теләсә нинди башка сәбәп аркасында илгә, затка яки затлар төркеменә каршы дискриминациягә юнәлдерелгән экстремистлык, мыскыллаучы яки дискриминация характерындагы материаллар, шул исәптән баннерлар, флаглар, символика һәм атрибутика, листовкалар, киемнәр һәм башкалар.
- 7. Дини, сәяси эчтәлектәге яисә җәмәгать тәртибенә һәм әхлакка каршы килә торган басма продукция, теләсә нинди реклама материаллары.
- 8. Транспорт чаралары: велосипедлар, электросамокатлар, монотәгәрмәчләр һәм башкалар.
- 9. Шәхесне ачыклауга комачау итә торган маскировка чаралары яки предметлар.
- 10. Пыяла контейнерлар, шешәләр, банкалар һәм шуңа охшаш әйберләр.
- 11. Алкоголь эчемлекләр һәм спиртлы продуктлар.
- 12. Өч үлчәм суммасы (озынлыгы + киңлеге + биеклеге) 150 см дан артып киткән зур предметлар.
- 13. Саклау чараларын уздыруга комачаулый торган техник чаралар.
- 14. Пилотсыз очу аппаратлары.
- 15. Россия Федерациясе территориясендә куркыныч тудыручы, шулай ук тыелган матдәләр һәм предметлар.
- Массакүләм чараларда катнашучыларның барысыннан да күрсәтелгән исемлек белән танышуларын һәм билгеләнгән кагыйдәләрне үтәүләрен сорыйбыз. Бу барлык кунакларга һәм район халкына иминлек һәм уңайлыклар тудырырга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев