Бары 2016 һәм 2017 елларда гына үзсалым программасы буенча җыелган һәр сум өчен республика бюджеттан 4 сум өстәячәк. 2018 елдан алып бу 1 сумга 2 сум гына булачак. Җирлекләрдә бергәләп хәл итү таләп ителә торган мәсьәләләр булса, аларны бүген эшләсәң яхшырак.
Кама Тамагы штп. башлыгы урынбасары Владимимр Сорковнин планлаштырылган миллион...
Бары 2016 һәм 2017 елларда гына үзсалым программасы буенча җыелган һәр сум өчен республика бюджеттан 4 сум өстәячәк. 2018 елдан алып бу 1 сумга 2 сум гына булачак. Җирлекләрдә бергәләп хәл итү таләп ителә торган мәсьәләләр булса, аларны бүген эшләсәң яхшырак.
Кама Тамагы штп. башлыгы урынбасары Владимимр Сорковнин планлаштырылган миллион сум урынына Кама Тамагы халкы аның чирек өлешен генә тапшыруын билгеләп үтте. Шуңа күрә планга кертелгән җәяүлеләр күперен ремонтлау эшләре акча җитмәү сәбәпле башланмый калырга мөмкин.
- Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, пенсия фонды, МЧС, РУЭС, РУПС, РОВД, прокуратура, ӨСОН, татар урта мәктәбе, статистика, "Кояшкай"балалар бакчасы, "Беркут" МУП, "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексы, үзәк китапханә, РайПО, "Наш дом" ИК, туган якны өйрәнү музее, ветеринария станциясе хезмәткәрләре тулысынча тапшырды, - ди Владимир Павлович. - Өлешчә генә түләгән оешмалар бар. Болар - үзәк хастаханә, мәгариф идарәсе, газ участогы, Кама Тамагы урта мәктәбе, "Салават күпере" балалар бакчасы. Иң борчыганы - бу программага битараф булган коллективлар да бар. Болар - юл идарәсе, Саклык банкы, ДЮСШ, 154 нче аптека, шәхси эшмәкәрләр, аерым алганда, "Стройка +" кибете. Урамнар буенча хәл якынча бертөрле. 300сумны район халкының бары 20-30 %ы гына тапшырды. Дзержинский урамыннан -26 кеше, Комсомол ур. - 21, Коммунальный урамыннан - 35. Программада иң пассив катнашучылар - "Алтай", "Агрогородок" микрорайоннары, Ипотека поселогы, Комаров урамнары, югыйсә төзекләндерү мәсьәләләре буенча таләп һәм үтенечләр иң күбе алардан килә. Шунысы гаҗәпләндерә: өлкән кешеләр үзләре килеп түли, ә яшьләр теләсә нинди үтенечкә дә ваемсыз кала. Поселокта аларга яшисе бит. Аның киләчәге уртак мәсьәлә һәм проблемаларга кешеләрнең нинди мөнәсәбәттә булуы белән бәйле. Тагын бер кат исегезгә төшерәм: быел республика бюджетыннан программа буенча җыелган акчабыздан 4 тапкыр күбрәк сумма алу мөмкинлеге бар. Поселокны төзекләндерү буенча планнарны гамәлгә ашыру мөмкинлегеннән файдаланып калыгыз.
Нет комментариев