- Салым түләүчеләрнең барысы да салым түләү бурычын салым һәм җыемнар турындагы канунда билгеләнгән вакыт эчендә мөстәкыйль башкарырга тиеш, - ди баш салым инспекторы Ирина Вязникова.
- Районда яшәүчеләрнең казнага бурычлары күпме?
- Бүгенге көнгә транспорт салымы буенча 694 кешенең 205 миллион сумнан артык бурычы бар.
Иң зур сумма Ирек...

Иң зур сумма Ирек Камил улы Зәйнуллин (Кама Тамагы), Петр Сергеевич Захаров (Тәмте), Радик Рафаэль улы Сабиров исәбендә.
Милек салымы буенча 1266 кешенең ярты миллион сумга кадәр бурычы бар. Иң күп бурыч Гүзәл Габделәхәт кызы Сафина (милке Тәмтедә теркәлгән), Вера Николаевна Марычевада (Сөйки).
Җир салымы буенча 1842 кешедән миллион ярымга якын бурыч җыелган. Җир участогы Уразлинода булган Гөлнур Галимҗан кызы Сәйфиева, Владислав Борисович Шустеров (җир участогы Кече Салтыкта), Илшат Иршат улы Әскәров (Кама Тамагы) бурычлары аеруча зур. Кемдер 100 сум түләп бетермәгән, кемнеңдер бурычы 100 мең сумнан артып китә.
Тулырак газетдан укыгыз
Нет комментариев